Чәчкәләргә тиңлим мин сине

Сизелмичә уза икән гомер,
Минем өчен гомер узмаган.
Бәхетлеләр сәгать санамыйлар,
Әллә инде вакыт туктаган.

Бар дөньяның чәчкәләрен җыеп,
Сибәр идем синең юлыңа.
Йөрәгемне бүләк итәр идем,
Дәва бирсәң әгәр җаныма.

Хисләреңә карап югалам мин,
Мәхәббәтнең матур исенә.
Йолдызларны бүләк итәр идем,
Килсә әгәр минем көчемнән.

Бар дөньяның чәчкәләрен җыеп,
Сибәр идем синең юлыңа.
Йөрәгемне бүләк итәр идем,
Дәва бирсәң әгәр җаныма.

Чәчкәләргә тиңлим сине, җаным,
Бүләк ит син миңа мәхәббәт.
Мине сиңа, сине миңа биргән
Мәхәббәткә әйтәм мең рәхмәт.

Бар дөньяның чәчкәләрен җыеп,
Сибәр идем синең юлыңа.
Йөрәгемне бүләк итәр идем,
Дәва бирсәң әгәр җаныма.
Йөрәгемне бүләк итәр идем,
Дәва бирсәң әгәр җаныма…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »