Пар атлар

Категория: көе сүзләре

Пар атларга утырып,
Яшьлектән кем узыр.
Гөрләтеп авыл урамын,
Тальян моңнарын сузып.

Атлар чаба, юллар чаба,
Кала юлның тузаны.
Гомеркәйләр үтсә дә
Бик кадерле узганы.

Җиз кыңгырау тагылган
Атларның дугасына.
Зың-зыңлап үткән саен
Йөрәгем никтер ярсына.

Атлар чаба, юллар чаба,
Кала юлның тузаны.
Гомеркәйләр үтсә дә
Бик кадерле узганы.

Яшьлегемнең пар атлары
Атлар күреп сагына.
Парлы үтсен гомеркәйләр
Матур пар атлар сыман.

Атлар чаба, юллар чаба,
Кала юлның тузаны.
Гомеркәйләр үтсә дә
Бик кадерле узганы.
Атлар чаба, юллар чаба,
Кала юлның тузаны.
Гомеркәйләр үтсә дә
Бик кадерле узганы…
Гомеркәйләр үтсә дә
Бик кадерле узганы…
Бик кадерле узганы…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »