Юксыну (бишенче вариант)

Эзлим мин, шаулы җырың
Ишеткәндәй булам, бер
Кушылып җырлыйм, бер тынам.
Хәтер җиле исә, җанны кисә,
Әткәй, бәгърем, әткәй, бәгърем…
Әткәй, бәгърем, сине юксынам.

Егет чакның күге серле якты,
Тулган айлы, мең-мең йолдызлы.
Меңнән берсе таңга кадәр сүнми,
Урам буйлап мине озатып йөри.
Ул, әтием, синең йолдызмы?

Йолдызлы, шаулы җырың
Ишеткәндәй булам, бер
Кушылып җырлыйм, бер тынам.
Хәтер җиле исә, җанны кисә,
Әткәй, бәгърем, әткәй, бәгърем…
Әткәй, бәгърем, сине юксынам.

Юл башында югалтулар авыр,
Әрнүләре җитә гомергә.
Язмыш сынауларын үтәр өчен,
Хыялларда барып җитәр өчен
Синең рухың, әти, көч бирә.

Көч бирә, шаулы җырың
Ишеткәндәй булам, бер
Кушылып җырлыйм, бер тынам.
Хәтер җиле исә, җанны кисә,
Әткәй, бәгърем, әткәй, бәгърем…
Әткәй, бәгърем, сине юксынам.
Әткәй, бәгърем, әткәй, бәгърем…
Әткәй, бәгърем, сине юксынам…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »