Төшләремдә кайттым яшьлеккә

Төшләремдә кайттым яшьлеккә,
Учак яктык бергә төн буе.
Айга карап җырладым, миңа
Йолдызлардан сөю коелды.

Төшләремә кереп нигә соң,
Ярсу алды кабат күңелне?
Сөюләрдән янып көйдем мин,
Яшьлегемә кайткан шикелле.

Яшьлегемә кайттым төшемдә,
Назларыңнан кабат исердем.
Яшьлегемдә ялгыз итсәң дә,
Мин бит сине күптән кичердем.

Төшләремә кереп нигә соң,
Ярсу алды кабат күңелне?
Сөюләрдән янып көйдем мин,
Яшьлегемә кайткан шикелле.

Төшләремдә кайттым яшьлеккә,
Болыннарны бергә урадык.
Яшьлек кенә кире кайтмый шул,
Томаннарга калган уралып.

Төшләремә кереп нигә соң,
Ярсу алды кабат күңелне?
Сөюләрдән янып көйдем мин,
Яшьлегемә кайткан шикелле.
Сөюләрдән янып көйдем мин,
Яшьлегемә кайткан шикелле…
Яшьлегемә кайткан шикелле…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »