Төшләремә кердең,
Кердең бер моң булып,
Җырланмаган җырым икәнсең.
Сагышларым җилгә таратырлык,
Моңлы җырлар ул син микән соң.
Көтәм сине инде ничә еллар, сине көтәм.
Урын таба алмыйм җаныма.
Төшләремә кердең, төшләремә кердең,
Өннәремдә кил син яныма!
Төшләремә кердең,
Кердең давыл булып,
Бөтереп алдың минем хисемне.
Сине уйлап буташтырдым бугай
Иртәләрем белән кичләрне.
Көтәм сине инде ничә еллар, сине көтәм.
Урын таба алмыйм җаныма.
Төшләремә кердең, төшләремә кердең,
Өннәремдә кил син яныма!
Төшләремә кердең,
Кердең ак нур булып,
Барыр юлларымны бизәдең.
Кук томанга кереп барган чакта
Саубуллашып кулың изәдең.
Көтәм сине инде ничә еллар, сине көтәм.
Урын таба алмыйм җаныма.
Төшләремә кердең, төшләремә кердең,
Өннәремдә кил син яныма!
Варианты песни
