Зифа буйлы, талдай нечкә билле
Кызны егет йөрде, ошатты.
Сөям сине, бергә булыйк, диде,
Күңел(е)ндәге серен бушатты.
Мәхаббәтнең язын-назын тоеп
Язсын гомер бергә яшәргә.
Ата-ана, барча туганнары
Изге теләк тели яшьләргә.
Кавыштылар йөрәк белән йөрәк,
Алтын кашлы йөзек киделәр.
Мәңгелеккә бергә булырбыз, дип,
Бер-берсенә вәгъдә бирделәр.
Мәхаббәтнең язын-назын тоеп
Язсын гомер бергә яшәргә.
Ата-ана, барча туганнары
Изге теләк тели яшьләргә.
Ак мәхаббәт — сөю билгесе ул,
Килен кигән аклы күлмәген.
Гомерлеккә сөю булып калсын
Иң зур бүләк — йөрәк бүләге.
Мәхаббәтнең язын-назын тоеп
Язсын гомер бергә яшәргә.
Ата-ана, барча туганнары
Изге теләк тели яшьләргә.
