Әй, татарлар!

Чал тарихта лаек урынлы,
Җирдә эз калдырган халык без.
Тырыш татар, эшчән, булдыклы,
Күп калалар салган халык без.

Бөек татар, батыр улларың,
Улларга тиң җитез кызларың!
Изге, матур, ана телебез,
Җан җылысы, татар җырыбыз.

Әй, татарлар, һей, татарлар,
Яшен булып яшьнәр халык без.
Әй, татарлар, һей, татарлар,
Җирдә мәңге яшәр халык без.

Зур дәүләтләр кылган халык без,
Җир тетрәткән батыр халык без.
Туган илгә, яулар килгәндә
Яна алмый торган халык без.

Авырлыкка безләр бирешмәс,
Морадына дошман ирешмәс.
Киртәләрне ерып чыгарбыз,
Горур татар халкы баш имәс.

Әй, татарлар, һей, татарлар,
Яшен булып яшьнәр халык без.
Әй, татарлар, һей, татарлар,
Җирдә мәңге яшәр халык без.

Гомер буе гыйлем эстәгән,
Китаплы да, фәнле халык без.
Төркиләрне бергә туплаган
Илле-җирле, бийле халык без.

Яукыннардан имин чыгарбыз,
Ут эчендә янмас халык без.
Дәрья дингезләрне кичәбез,
Суларында батмас халык без.

Әй, татарлар, һей, татарлар,
Яшен булып яшьнәр халык без.
Әй, татарлар, һей, татарлар,
Җирдә мәңге яшәр халык без.
Әй, татарлар, һей, татарлар,
Яшен булып яшьнәр халык без.
Әй, татарлар, һей, татарлар,
Җирдә мәңге яшәр халык без…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »