Шиңмәсен чәчәкләр, шиңмәсен,
Онытмый гел сулар сибәсең.
Су сибеп тормасаң сөюгә
Үзең дә гөл кебек шиңәрсең.
Чәчәкнең, чәчәкнең, чәчәкнең
Син таҗы, син күзе, серкәсе.
Иркәләп, гел назлап, гел сөеп,
Гел килә үзеңне үбәсе.
Сулмасын чәчәкләр, сулмасын,
Яфрагы саргайган булмасын.
Сөюең шул сары яфрактай
Өзелеп төшәрдәй тормасын.
Чәчәкнең, чәчәкнең, чәчәкнең
Син таҗы, син күзе, серкәсе.
Иркәләп, гел назлап, гел сөеп,
Гел килә үзеңне үбәсе.
Туңмасын чәчәкләр, туңмасын,
Белегез, суыклар булмасын.
Бер янып, бер өшеп, бер көеп,
Үкенеп йөрерлек булмасын.
Чәчәкнең, чәчәкнең, чәчәкнең
Син таҗы, син күзе, серкәсе.
Иркәләп, гел назлап, гел сөеп,
Гел килә үзеңне үбәсе.
Варианты песни
