Йомшак кына җылы җилләр исте,
Тибрәндереп матур инешне.
Җыйналыгыз, дуслар, уйнап-көлеп,
Ямьләндерик эшле тормышны.
Илебезне өзелеп сөйгән өчен
Зур төзелешкә көчне бирдек без.
Эшләп арган тәнгә хәл җыярга,
Ял итәргә бире килдек без.
Гөл-чәчәкләр белән кочаклашып,
Иркен сулап таза һаваны,
Уйнап-көлеп, кырда күңел ачып,
Тәнгә җыйыйк көчне яңаны.
Без инештә, шаян балык төсле,
Башыбыз белән суны сөзәбез.
Ә көз җиткәч, биреп бөтен көчне,
Укуда да алда йөзәбез.