Дуслык җыры (алтынчы вариант)

Категория: көе сүзләре

Чәчәкләргә изге теләк кушып,
Синең өчен тәкыя үрәм.
Ул безнең дуслык, бердәмлекне
Шушы чәчәк таҗыдай күрәм.

Син елмайсаң кояш көлә кебек,
Борчылсаң — күкне болыт каплый.
Елмаеп, шатланып яшик, дустым,
Бир кулыңны, гел бергә булыйк.

Күң(е)лемдәге барча моңны салып,
Дустым, сиңа атап җыр сузам.
Синең ихлас ярдәмеңне тойсам —
Авырлыкларны җырлап узам.

Син елмайсаң кояш көлә кебек,
Борчылсаң — күкне болыт каплый.
Елмаеп, шатланып яшик, дустым,
Бир кулыңны, гел бергә булыйк.

Дуслыгыбыз үрмәгөлләр кебек
Җырлы-моңлы үрелә барсын.
Җитәкләшеп барган юлыбызда
Якты киләчәк каршы алсын.

Син елмайсаң кояш көлә кебек,
Борчылсаң — күкне болыт каплый.
Елмаеп, шатланып яшик, дустым,
Бир кулыңны, гел бергә булыйк.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »