Сөембикә моңы

Изге һәйкәл булып балкып тора
Казан уртасында манара.
Ил язмышы, халык язмышлары
Күңелләрдә кабат яңара.

Үткәннәрнең төсен саклый белеп,
Онытмый яшәүгә ни җитә?
Йөрәк түрләрендә ханбикәбез,
Садә җанлы, сылу Сөембикә.

Сөембикә моңы ишетелә,
Сөембикә сыкрый, яшен түгә.
Кайтавазы моңы кушыла
Хәсрәт тулы йөрәк тавышыма.
Сөембикә суза бәетен,
Алып китә безне тарих эзеннән.
Болгар иле, изге җиребез,
Нур сирпелә ак кала йөзеннән.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »