Тормыш сәер: насыйп ярың
Тия дә өлешеңә,
Әйләнә ул бу дөньяда
Иң кадерле кешеңә.
Насыйп ярым, балаларым
Гомеремнең агышы.
Шул буладыр хатын-кызның
Бәхет тулы язмышы.
Мин яраткан ярым биргән
Рәхмәтем кайнанама.
Тигез-тату яшәү рәхәт
Бу өч көнлек дөньяда.
Насыйп ярым, балаларым
Гомеремнең агышы.
Шул буладыр хатын-кызның
Бәхет тулы язмышы.
Биргәненә мең шөкер дип,
Канәгать язмышымнан.
Өй түрләре нурга тула
Балалар тавышыннан.
Насыйп ярым, балаларым
Гомеремнең агышы.
Шул буладыр хатын-кызның
Бәхет тулы язмышы.
Бу җыр Алинә Сафиуллина, Эльвира Хамматова репертуарында бар
Добавлено tatassr в ВС, 15/12/2024 - 18:28
«
»
