Арагыздан кара мәче узмый тормас, узгалар,
Тормыш мендәрләрегезнең мамыклары тузгалар.

Бернигә дә карамыйча яшәргә тырышыгыз,
Сүзләр каршы килгәндә дә бер булсын сулышыгыз.

Матур сүзләр әйтешегез, начарын онытыгыз,
Чебеннән фил ясамагыз, эчегезгә йотыгыз.

Тормыш булгач, савыт-саба шалтыраштыргалый ул,
Бер-береңә үпкә йөртсәң, беркайчан туктамый ул.

Өйдә булган өйдә калсын, урамга чыгармагыз,
Гайбәтчеләрнең телләрен су белән сугармагыз.

Сүзләр каршы килгәндә дә бер булсын сулышыгыз…