Юк, димәле

Категория: көе һәм сүзләре

Тормышыбыз шунда матур:
Шатлык сипсә нурларын.
Көтәбез гел өметләнеп
Бәхетләрнең зурларын…

Юк, димәле, беркайчанда,
Бәхетләр чикләнмәгән.
Безгә дигән ул бәхетне
Беркем дә бикләмәгән.

Тормыш яме нидә, диеп,
Сорасагыз дусларым —
Якыннарың исән булса,
Тәмле булса ашларың.

Юк, димәле, беркайчанда,
Бәхетләр чикләнмәгән.
Безгә дигән ул бәхетне
Беркем дә бикләмәгән.

Дөньяның бар матурлыгы —
Тату булып яшәүдә.
Яратып-яратылудан
Баш тапмаган берәү дә.

Юк, димәле, беркайчанда,
Бәхетләр чикләнмәгән.
Безгә дигән ул бәхетне
Беркем дә бикләмәгән.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »