Ике йөрәк бүген
Бер булып кушылды,
Күңелдә иң изге теләкләр.
Сездәй ягымлы да,
Сездәй бәхетледәй
Дөньяда бит парлар сирәкләр.
Бүгенгедәй һәрчак
Сезнең йөзегездән
Сөю чаткылары сүнмәсен.
Бер булып, мәңгегә
Кушылган йөрәкне
Көнләшү, хыянәт бүлмәсен.
Бар да яхшы булыр,
Бәхет көтеп торыр,
Икегез бер юлдан барсагыз.
Җил-давыллар узыр
Сезгә кагылмыйча,
Сабыр һәм түземле булсагыз.
Бер-берегезгә булган
Чын сөю хисләрен
Кәдерләп, югалтмый саклагыз.
Әти-әниләрнең,
Барлык якыннарның
Өметләрен берүк аклагыз.
Бу җыр Ләйлә Галиева, Рөстәм Галиев репертуарында бар
Добавлено tatassr в Пнд, 16/12/2024 - 10:19
«
»
