Күңелләр булмасын тар

Барыбызга да бер кояш якты нурларын сибә,
Һәммәбезне дә Җир-ана үз баласыдай күрә.

Мин мин икән, мин кем икән, диеп йөрүчеләр бар,
Якты дөнья иркен бит ул, күңелләр булмаса тар.

Тик нигәдер кайберәүләр борынын күккә чөя,
Әйтерсең лә бу дөньяга алар мәңгегә килә.

Мин мин икән, мин кем икән, диеп йөрүчеләр бар,
Якты дөнья иркен бит ул, күңелләр булмаса тар.

Һавада түгел, гел җирдә атлап йөресәк иде,
Бер килгән бу гомерләрнең кадерен белсәк иде.

Мин мин икән, мин кем икән, диеп йөрүчеләр бар,
Якты дөнья иркен бит ул, күңелләр булмаса тар.

Ходай каршында без тигез hәммәбездә бер чама,
Безгә бирелгән бер вакыт, ул да туктаусыз чаба.

Мин мин икән, мин кем икән, диеп йөрүчеләр бар,
Якты дөнья иркен бит ул, күңелләр булмаса тар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »