Ай да ялгыз…

Айлар биек, айлар биек,
Айлар биек — салкынга.
Агач булсам янар идем
Эчемдәге ялкынга.

Ай да ялгыз, мин дә ялгыз,
Син дә ялгыз — өчәүбез.
Ай йолдызын төн дә күрә,
Без кайчан күрешәбез.

Ай югары, ай югары,
Ай югары, мин түбән.
Йә, Ходаем, бир сабырлык,
Сабырлык бирсәң — түзәм.

Ай да ялгыз, мин дә ялгыз,
Син дә ялгыз — өчәүбез.
Ай йолдызын төн дә күрә,
Без кайчан күрешәбез.

Ай янында Зөһрә йолдыз,
Минем йолдызым гына.
Таң атканда ул да сүнә,
Калам ялгызым гына.

Ай да ялгыз, мин дә ялгыз,
Син дә ялгыз — өчәүбез.
Ай йолдызын төн дә күрә,
Без кайчан күрешәбез.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »