Мәхәббәт җыры (беренче вариант)

Категория: көе сүзләре

Сине күргәч, йөрәгемдә
Кабынды ялкын;
Нигәдер син миңа хәзер
Бик якын, якын.

Тизрәк кил, иркәм,
Мин сине көтәм.
Син — бәхетем,
Син — рәхәтем.
Син минем мәхәббәтем.

Йөрәктә кабынган ялкын
Ныграк дөрләсен,
Ул бит мәхәббәт ялкыны —
Сүнә күрмәсен.

Тизрәк кил, иркәм,
Мин сине көтәм.
Син — бәхетем,
Син — рәхәтем.
Син минем мәхәббәтем.

Ян син, йөрәк, ян син, йөрәк.
Ялкынланып ян!
Мәхәббәт көче белән син
Тудың яңадан.

Тизрәк кил, иркәм,
Мин сине көтәм.
Син — бәхетем,
Син — рәхәтем.
Син минем мәхәббәтем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.3 (4 голоса)
« »