Түгәрәк дөнья

Категория: көе сүзләре

Зәңгәр күкләрнең астында —
Йөрегән юлларыбыз.
Сынауларны үткән чакта —
Кулларда кулларыбыз.

Әй, бу дөнья дөнья бит ул,
Дөнья бит ул түгәрәк…
Көннәребез булсын бәйрәм,
Ә бәйрәмнәр мөбарәк!
Әй, бу дөнья дөнья бит ул,
Дөнья бит ул түгәрәк…
Куанычлар белән шулай
Яшик бергә-бергәләп!

Сөйгән ярлар, дуслар белән,
Алар янәшәсендә.
Алар кирәк бу тормышта
Ни генә эшләсәң дә.

Әй, бу дөнья дөнья бит ул,
Дөнья бит ул түгәрәк…
Көннәребез булсын бәйрәм,
Ә бәйрәмнәр мөбарәк!
Әй, бу дөнья дөнья бит ул,
Дөнья бит ул түгәрәк…
Куанычлар белән шулай
Яшик бергә-бергәләп!

Туганнар бар, якыннар бар
Ярдәм кулын сузарга.
Әнә шулай бергә җиңел
Тормыш юлын узарга.

Әй, бу дөнья дөнья бит ул,
Дөнья бит ул түгәрәк…
Көннәребез булсын бәйрәм,
Ә бәйрәмнәр мөбарәк!
Әй, бу дөнья дөнья бит ул,
Дөнья бит ул түгәрәк…
Куанычлар белән шулай
Яшик бергә-бергәләп!
Куанычлар белән шулай,
Яшик бергә-бергәләп!..

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »