Күңелемдә һәрчак аяз
Янымда син булганда.
Син булмасаң яннарымда —
Күңелем сиңа талпына.
Яннарыңа, яннарыңа,
Яныңа, яныңа үзем барам!
Синең белән күрешүләр,
Бәгърем, көтеп алам!
Сандугачлар тавышы да
Исләремә төшерде
Синең моңлы тавышыңны,
Синең якты йөзеңне.
Яннарыңа, яннарыңа,
Яныңа, яныңа үзем барам!
Синең белән күрешүләр,
Бәгърем, көтеп алам!
Яннарыңа, яннарыңа,
Яныңа, яныңа үзем барам!
Синең белән күрешүләр,
Бәгърем, көтеп алам!
Синең белән күрешүләр,
Бәгърем, көтеп алам!..
Бу җыр Ләйлә Галиева репертуарында бар
Добавлено tatassr в Пнд, 16/12/2024 - 15:13
«
»
