Тормышыңның юлларында
Табыласым килә иде,
Йөрәгеңнең кылларына
Кагыласым килә иде,
Бердәнберең булып кына,
Яратасым килә иде,
Бәхет ул — син икән.
Белә идем, белә идем…
Табылдың… Кагылдың…
Очраттым! Яраттым!
Рәхмәтле мин сиңа,
Мин сиңа, язмышым!
Туңган җанны эретергә
Синең җылың кирәк иде…
Яраларны төзәтергә
Көчле кулың кирәк иде…
Елмаерга өйрәтергә
Синең сүзләр кирәк иде…
Ярату аңларга —
Синең күзләр кирәк иде…
Табылдың… Кагылдың…
Очраттым! Яраттым!
Рәхмәтле мин сиңа,
Мин сиңа, язмышым!
Табылдың… Кагылдың…
Очраттым! Яраттым!
Рәхмәтле мин сиңа,
Мин сиңа, язмышым!
Язмышым…
Бу җыр Ләйлә Галиева репертуарында бар
Добавлено tatassr в Пнд, 16/12/2024 - 15:26
«
»
