Эх, Зилә

Категория: көе сүзләре

Күршебезгә бер кыз кайткан,
Күрергә кергән идем.
Чибәр микән, түгел микән,
Белермен дигән идем.
Җем-кара күзләре белән
Шундый итеп карады:
Әйтерсең дә керфекләрен
Йөрәгемә кадады.

Эх, Зилә, Зил-Зилә,
Үзәкләрем өзелә,
Синең алсу йөзләреңне
Сөеп үбәсем килә.
Эх, Зилә, Зил-Зилә,
Үзәкләрем өзелә,
Синең кара күзләреңнең
Нуры буласым килә.

Нигә кердем, нигә күрдем,
Булган икән күрәсем.
Шуннан бирле тыңгы белмим,
Сихерләде, күрәсең.
Эзлимен баскан эзләрен,
Әйтергә дип серләрем.
Күрми түзә алмас идем
Шуның серле күзләрен.

Эх, Зилә, Зил-Зилә,
Үзәкләрем өзелә,
Синең алсу йөзләреңне
Сөеп үбәсем килә.
Эх, Зилә, Зил-Зилә,
Үзәкләрем өзелә,
Синең кара күзләреңнең
Нуры буласым килә.

Кунак кызы, кара күзем,
Мине күрмичә киткән.
Йөрәгемнең әрнүенә
Ни хәлләр түзим икән?
Кунак кызы, матур төштәй,
Күренде дә югалды.
Кара күзләренә карап,
Әйтер сүзләрем калды.

Эх, Зилә, Зил-Зилә,
Үзәкләрем өзелә,
Синең алсу йөзләреңне
Сөеп үбәсем килә.
Эх, Зилә, Зил-Зилә,
Үзәкләрем өзелә,
Синең кара күзләреңнең
Нуры буласым килә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »