Рәхмәтлебез язмышка

Категория: , көе һәм сүзләре

Юлларыбыз кисештелэр
Җырлы-моңлы юллардан.
Шул көннән тынычлык тапмыйм,
Тик син генә уйларда.

Очраклы гына түгелдер,
Күкләрдәндер, мөгаен.
Җырлап яшәсеннәр, диеп,
Җибәргәндер Ходаем.
Очраклы гына түгелдер,
Күкләрдәндер, мөгаен.
Икебезне бер сукмактан
Җибәргәндер Ходаем.

Бик аз гына күрешмәсәк
Сине юксына күңел.
Бүген безгә әле, җаным,
Үпкәләргә мөмкин түгел.

Очраклы гына түгелдер,
Күкләрдәндер, мөгаен.
Бәхетле булсыннар, диеп,
Җибәргәндер Ходаем.
Очраклы гына түгелдер,
Күкләрдәндер, мөгаен.
Сине миңа, мине сиңа
Җибәргәндер Ходаем.

Парлап үтик тормыш юлын,
Язмыш безнең кулларда.
Җырлап яшик әле, җаным,
Рәхмәт әйтеп Ходайга.

Очраклы гына түгелдер,
Күкләрдәндер, мөгаен.
Бәхетле булсыннар, диеп,
Җибәргәндер Ходаем.
Очраклы гына түгелдер,
Күкләрдәндер, мөгаен.
Парлар яшәсеннәр, диеп,
Җибәргәндер Ходаем.
Очраклы гына түгелдер,
Күкләрдәндер, мөгаен.
Җырлап яшәсеннәр, диеп,
Җибәргәндер Ходаем.

Очраклы гына түгелдер,
Күкләрдәндер, мөгаен.
Бәхетле булсыннар, диеп,
Җибәргәндер Ходаем.
Очраклы гына түгелдер,
Күкләрдәндер, мөгаен.
Парлар яшәсеннәр, диеп,
Җибәргәндер Ходаем.
Очраклы гына түгелдер,
Күкләрдәндер, мөгаен.
Җырлап яшәсеннәр, диеп,
Җибәргәндер Ходаем.
Сине миңа, мине сиңа
Җибәргәндер Ходаем…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »