Хәзер инде миңа барыбер

Күзләремә минем туры карап,
Сөям, дип, әйтми дисең, дисең тагын бер.
Бер нәрсә дә әйтмим, әйтмим әле менә,
Хәзер инде миңа, миңа барыбер.
Мине искә алган саен синең
Сүнгән хисең кабат, кабат кабыныр.
Ә мин сине исемә дә алмыйм,
Хәзер инде миңа, миңа барыбер.

Хәзер инде миңа барыбер,
Хәзер инде ярый ничек тә.
Тик күңелем генә синең янда,
Тик күзләрем генә ишектә.

Күңелләрең мине, мине генә көтә,
Мине генә бары, бары сагына.
Ә мин менә сине, сине уйламыйм да,
Хәзер инде миңа, миңа барыбер.

Хәзер инде миңа барыбер,
Хәзер инде ярый ничек тә.
Тик күңелем генә синең янда,
Тик күзләрем генә ишектә.
Хәзер инде миңа барыбер,
Хәзер инде ярый ничек тә.
Тик күңелем генә синең янда,
Тик күзләрем генә ишектә…
Тик күңелем генә синең янда,
Тик күзләрем генә ишектә…
Тик күзләрем генә ишектә…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »