Чиртәм гитарам кылларын,
Сөюемне җырласын.
Сөйгәнемне сөендереп,
Күңелкәен нурласын.
Гитара, син моңнарыңны
Ишеттер сөйгәнемә.
Сагынуларны җиткерче,
Өметем синдә генә.
Чиртәм гитарам кылларын
Хыялларым хакына.
Сөйгәнемне күреп булыр —
Йөрәккәем талпыныр.
Гитара, син моңнарыңны
Ишеттер сөйгәнемә.
Сагынуларны җиткерче,
Өметем синдә генә.
Сөйгәнем белән, гитарам,
Кавыштыр син, кавыштыр.
Җилкендер син күңелләрне,
Гашыйкларны табыштыр.
Гитара, син моңнарыңны
Ишеттер сөйгәнемә.
Сагынуларны җиткерче,
Өметем синдә генә.
Бу җыр Рөстәм Галиев репертуарында бар
Добавлено tatassr в Втр, 17/12/2024 - 10:20
«
»
