Синең бәхетеңә яшим

Категория: көе һәм сүзләре

Таңнан кичләргәчә йөгерәм,
Синең өчен барсына да өлгерәм.
Гайләм диеп, дөньям диеп өзеләм,
Син дә мин дип өзеләсең — мин беләм.

Алмам, чиям, димен,
Янып сөям, димен,
Син генә соң йөрәгемнең түрендә.
Ләйлә (вә) Мәҗнүн булып,
Яратырга мәжбүр булып,
Синең бәхетеңә яшим мин бу җирдә.
Синең бәхетеңә яшим мин бу җирдә…

Мин сагынып кайтам сезне, киткәндә
Озакларга түгел, хәтта бер көнгә.
Авырлыклар күрмәсен син мин барда,
Рәнҗетергә бирмәм сине беркемгә.

Алмам, чиям, димен,
Янып сөям, димен,
Син генә соң йөрәгемнең түрендә.
Ләйлә (вә) Мәҗнүн булып,
Яратырга мәжбүр булып,
Синең бәхетеңә яшим мин бу җирдә.
Синең бәхетеңә яшим мин бу җирдә…

Йөр(е)теп булмаса да гел дә кулымда,
Син барыбер һәрчак минем уемда.
Йолдыз дисәң, йолдыз алырмын күктән,
Бәхетлемен сиңа биргән бәхеттән.

Алмам, чиям, димен,
Янып сөям, димен,
Син генә соң йөрәгемнең түрендә.
Ләйлә (вә) Мәҗнүн булып,
Яратырга мәжбүр булып,
Синең бәхетеңә яшим мин бу җирдә.
Синең бәхетеңә яшим мин бу җирдә…
Янып сөям, димен,
Син генә соң йөрәгемнең түрендә.
Ләйлә (вә) Мәҗнүн булып,
Яратырга мәжбүр булып,
Синең бәхетеңә яшим мин бу җирдә.
Синең бәхетеңә яшим мин бу җирдә…
Мин бу җирдә…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »