Елама (икенче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Елама,
Аерылабыз дип син елама.
Тагын сыный безне язмышлар.
Каргама,
Беркемне дә, зинһар, син каргама,
Бәхет алып килми каргышлар.

Болай да бит көзге күкләр,
Берөзлексез яңгыр ява,
Елама, елама.
Әйтерсең лә безнең өчен
Гөнаһларны кемдер юа,
Каргама, каргама,
Сау бул.

Елама,
Югалтуга дәва юк дөньяда,
Кемнәр җиңәр икән бу зарны.
Каргама,
Таң атканда офыкланып, каргама,
Син аңларсың, барыбызга бер җир шары.

Болай да бит көзге күкләр,
Берөзлексез яңгыр ява,
Елама, елама.
Әйтерсең лә безнең өчен
Гөнаһларны кемдер юа,
Каргама, каргама,
Сау бул.

Варианты песни

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 2 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »