Мин яратам сине, тормыш!

Күзем ачсам, дөньям көлә.
Саулык булса, җитә бар да.
Мәңге тынмас йөрәгем бар,
Рухландырып тора алга.
Әткәй-әнкәй — газизләрем —
Хәер-дога кала теләп.
Сөйгән ярым, балаларым —
Алар миңа ныклы терәк.

Мин яратам сине, тормыш!
Мин бит сиңа гашыйк күптән.
Сыйпасаң да, сынасаң да
Юктыр сиңа, юктыр үпкәм.
Мин яратам сине, тормыш!
Мин бит сиңа гашыйк күптән.
Сыйпасаң да, сынасаң да
Юктыр сиңа, юктыр үпкәм.

Шатлык бүләр дуслар янда
Дус-иш белән яшәү җиңел.
Һәр мизгелдән тәм-ямь табып,
Әй сөенә минем күңел.
Эшлим икән — эшем уңа,
Җанга якын җитмеш һөнәр.
Бәхет көтсен туар таңда,
Имин булсын илләр, көннәр.

Мин яратам сине, тормыш!
Мин бит сиңа гашыйк күптән.
Сыйпасаң да, сынасаң да,
Юктыр сиңа, юктыр үпкәм.
Мин яратам сине, тормыш!
Мин бит сиңа гашыйк күптән.
Сыйпасаң да, сынасаң да,
Юктыр сиңа, юктыр үпкәм.

Мин яратам сине, тормыш!
Мин бит сиңа гашыйк күптән.
Сыйпасаң да, сынасаң да,
Юктыр сиңа, юктыр үпкәм.
Мин яратам сине, тормыш!
Мин бит сиңа гашыйк күптән.
Сыйпасаң да, сынасаң да,
Юктыр сиңа, юктыр үпкәм.
Сыйпасаң да, сынасаң да,
Юктыр сиңа, юктыр үпкәм.
Сыйпасаң да, сынасаң да,
Юктыр сиңа, юктыр үпкәм…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »