Су буенда тал бөгелә (икенче вариант)

Су буенда тал бөгелә,
Нигә бөгелә икән?
Таллар бөгелгән өчен дә
Үзәк өзелә икән.

Су буенда тал бөгелә,
Бигрәк нечкә тал икән.
Таллар булып бөгелсәң дә
Туган илдә кал икән.

Су буенда тал бөгелә,
Суга сузып яфрагын.
Керфегемә сөрмә итим
Туган җирнең туфрагын.

Су буенда тал бөгелә
Әкрен искә җилгә дә.
Таллар үскән үз илемне
Алышмам бер илгә дә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »