Тамчы-тамчы ак йолдызлар
Күңелемә тамалар.
Ак уйларым ераклардан
Сине эзләп табарлар.
Якты-якты өмет күрәм
Айның уйчан йөзендә.
Син дә хәзер шушы зәңгәр
Төн чатыры эчендә!
Татлы-татлы хыяллардан
Мөмкин түгел арыну.
Сагынасым килеп тора
Арткан саен сагыну!
Бу җыр Фердинанд Сәлахов репертуарында бар
Добавлено Almaz в ЧТ, 19/12/2024 - 13:43
«
»