Үтә гомер , үтә гомер,
Үткән гомер — безнеке.
Үткән гомерләр — безнеке,
Безнең үзебезнеке!
Эшләдек без, эшләдек без,
Алмадык өлешләрен.
Җандадыр алтыннарым ла,
Чәчтәдер көмешләрем.
Яшәдек — калмадык төшеп
Калмадык, югалмадык.
Җилләрдә дә сыгылмадык,
Төртеп тә егылмадык.
Тауларына менмәсәк тә,
Үрләренә менәрбез.
Без әле дә кемнәрнеңдер
Төшләренә керәбез!
Сандыкларда акмасак та
Суларга да төштек без.
Агым суга да төштек без,
Утларда да пештек без.
Үткән гомер — безнең байлык,
Үткән гомер — безнеке.
Бары шул байлык — безнеке,
Калганы — кешенеке.
Яшь идек без, яшәдек без,
Яндык та көйдек тә без.
Яшьлекнең утлы күмерен
Йөртәбез йөрәктә без.
Үтә гомер, үтә гомер,
Үткән гомер — безнеке.
Үткән гомерләр — безнеке,
Безнең үзебезнеке!
Бары шул байлык — безнеке,
Калганы — кешенеке.