Бу дөньяны ничек яратмыйсың?

Бу дөньяны ничек яратмыйсың,
Яшәү яме кошлар җырында.
Каеннарны тыңлап, илһам алам,
Алар җырлый тормыш турында.

Кадерләрен белеп яшик, дуслар,
Сөеп-сөелеп кенә дөньяда,
Тормыш матур, авырлыклар үтәр,
Әнә күктә кояш елмая. / Зәңгәр күктә кояш елмая. /

Бу дөньяны ничек яратмыйсың,
Дулкынлана иген кырлары,
Яшәү дәрте арта күңелләрдә,
Якты булсын таңның нурлары!

Кадерләрен белеп яшик, дуслар,
Сөеп-сөелеп кенә дөньяда,
Тормыш матур, авырлыклар үтәр,
Әнә күктә кояш елмая. / Зәңгәр күктә кояш елмая. /

Бу дөньяны ничек яратмыйсың,
Ишеткәндә сабый тавышын,
Еллар ага, тормыш дәвам итә,
Әй, ярсу да гомер агышы!

Кадерләрен белеп яшик, дуслар,
Сөеп-сөелеп кенә дөньяда,
Тормыш матур, авырлыклар үтәр,
Әнә күктә кояш елмая. / Зәңгәр күктә кояш елмая. /

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »