Яна йөрәккәем

Синнән башка кем нур бирсен
Бәхетем шәмнәренә?
Күңелләрем һич тартылмый
Дөньяның ямьнәренә.

Яна йөрәккәем, яна —
Киметегез утларын!
Кем кичергән — шулар белә
Сагыну минутларын.

Шатлыкларым — канатсыз кош,
Язмышым — ялгыз яры;
Күңелемдә сүнәр — сүнмәс
Өметем йолдызлары.

Яна йөрәккәем, яна —
Киметегез утларын!
Кем кичергән — шулар белә
Сагыну минутларын.

Сулымасын ла йөрәгемдә,
Сөюем бөре көе;
Җанга капкан хыялларым,
Саклансын тере көе.

Яна йөрәккәем, яна —
Киметегез утларын!
Кем кичергән — шулар белә
Сагыну минутларын.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »