Нинди җәберләр күрмәгәнсең син,
Алай да ничек үлмәгәнсең син,
Бабаларымның иң зур мирасы,
Сынмас канатым кебек миңа син.
Яшә мәңгегә, и батыр телем,
Былбыл моңыдай, и матур телем.
Хәтта кошның да туган теле бар,
Теле булганның гына иле бар,
Бабаларымның иң зур мирасы,
Чиксез галәмнең гүя моңы син.
Яшә мәңгегә, и батыр телем,
Былбыл моңыдай, и матур телем.
Син исән булсаң халкым да яшәр,
И туган телем, үс һаман, яшәр.
Бабаларымның изге мирасы,
Сынмас канатым кебек миңа син.
Яшә мәңгегә, и батыр телем,
Былбыл моңыдай, и матур телем.
Варианты песни
Добавлено tatassr в ПТ, 20/12/2024 - 09:35
«
»
