Соңгы минутлар

Соңгы тапкыр, бәлки, алсуланып
Таң аткандыр минем күңелемдә.
Бәлки, соңгы тапкыр күргәнмендер
Моңсу шәүләм синең күзеңдә…

Минем өчен, бәлки, соңгы тапкыр
Ай чыккандыр күкнең йөзендә.
Бәлки, соңгы тапкыр соңгы яшем
Ялтырыйдыр моңсу күземдә.

Үтәр төннәр, тагын таңнар атар,
Йолдыз сүнәр күкнең йөзендә.
Сагынырсың мине, сагынырсың…
Яшьләр тамар синең күзеңнән.

Илебез яшәр, яшьлек чәчәк атар,
Син сыкранып мине эзләрсең…
Сине сөйгән дустыңны табалмый
Озак еллар, янып көярсең.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »