Иң якын дус — беренче дус

Категория: көе сүзләре

Бакчаларга чыгам яз булганда,
Искән чакта җылы таң җиле.
Тирәкләрдә кошлар сайраганда
Очратырмын кебек мин сине.
Йолдызларны күрсәм кич булганда,
Җыр ишетсәм Идел ярында,
Син киләсең кебек шул чагында
Җырлый-җырлый минем яныма.

Иң якын дус — беренче дус,
Югалтсаң — ул табылмас.
Беренче дустың шикелле
Яңадан ярың булмас.

Сукмаклардан узам көз булганда,
Сары яфрак җиргә сибелгән.
Тәрәзәгә барып карар идем,
Тәрәзәңдә инде ут сүнгән.
Йөрәгемдә бары син булганга,
Искә төшә язгы көн генә.
Кавышмадык нигә без ул язда,
Гаепле тик син дә мин генә.

Иң якын дус — беренче дус,
Югалтсаң — ул табылмас.
Беренче дустың шикелле
Яңадан ярың булмас.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »