Чирмешән буйлары — яшел тугай,
Кырларында алтын бодайлар,
Шул җирләрдә бергә уйнап үскән
Яшьлегемнең дусты берәү бар.
Чирмешән…
Бормаланып аккан Чирмешән.
Аның белән бергә
Булсам мин гомергә,
Бәхет йолдызыма ирешәм.
Чирмешән буйлары — бөдрә таллар,
Сабаклары суга иелгән,
Талчыбыктай зифа буе белән
Һич кенә ул китми күңелдән.
Чирмешән…
Бормаланып аккан Чирмешән.
Аның белән бергә
Булсам мин гомергә,
Бәхет йолдызыма ирешәм.
Чирмешән буйларына кайтмый калсам,
Бик күрәсем килеп юксынам.
Җилфердәтеп зәңгәр яулыкларын,
Иркәм каршы чыгадыр сыман.
Чирмешән…
Бормаланып аккан Чирмешән.
Аның белән бергә
Булсам мин гомергә,
Бәхет йолдызыма ирешәм.
