Сагынам Урал буйкаен

Категория: көе сүзләре

Сагынамын Урал буен,
Әллә шунда үскәнгә.
Моңланып җырлап җибәрәм,
Исләремә төшкәндә.

Урал буйкаена чыксам,
Күзем карап туялмый.
Ямьле Урал буйкайлары
Күз алдымнан югалмый.

Кайда гына мин булсам да,
Сагынам Урал буйкаен,
Сагынам Урал буйкайларын,
Шунда татлы уйларым.

Ямьле Урал буйларында
Аккош бала уйната.
Урал буе исемә төшсә,
Уйлата да җырлата.

Җырлата да елата…

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »