Маляр кыз Фирданияның
Күз иярми кулларына.
Ул буяган йортка керсәң,
Уйный якты нурлар гына.
Фирдания, Фирдания!
Буяулары аллы-гөлле.
Аллы-гөлле чәчәк кебек,
Ул үзе дә бик күңелле!
Кояш кебек балкып тора
Ул буяган стеналар,
Кешеләрнең күңеленә
Шатлык нуры өсти алар.
Фирдания, Фирдания!
Буяулары аллы-гөлле.
Аллы-гөлле чәчәк кебек,
Ул үзе дә бик күңелле!
Карлыгач шикелле җитез,
Эшкә очып кына бара.
Кешеләрне шатландырып,
Ул үзенә шатлык таба.
Фирдания, Фирдания!
Буяулары аллы-гөлле.
Аллы-гөлле чәчәк кебек,
Ул үзе дә бик күңелле!
Бу җыр Зиннур Нурмөхәммәтов репертуарында бар
Добавлено tatassr в ПТ, 20/12/2024 - 20:54
«
»
