Гомер (сигезенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Вакыт җиле җәүһәр ташларның да
Җуя бара асыл төсләрен.
Яши-яши инде сүнә бара
Яшьлектәге кайнар хисләрең.
Яшьлектәге кайнар хисләрең.

Ә ай шул ук кала,
Кояш шул ук кала,
Йолдызлар да кала —
Димәк, сөю кала!

Вакыт җиле горур кыяларның
Кыяфәтен тәмам үзгәртә.
Онытыла җанда олы кайгы,
Зур яралар бетә йөрәктә.
Зур яралар бетә йөрәктә.

Ә ай шул ук кала,
Кояш шул ук кала,
Йолдызлар да кала —
Димәк, сөю кала!

Вакыт җиле кисә гомерләрне.
Бәлки, яшәү кирәк тә түгел?
Юк, ашыкма, җирдә яшәү өчен
Зур сәбәп бар әле, әй, күңел.
Зур сәбәп бар әле, әй, күңел.

Ә ай шул ук кала,
Кояш шул ук кала,
Йолдызлар да кала —
Димәк, сөю кала!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »