Ни өчендер безнең язмыш шундый:
Караш төрле-төрле, уй үзгә.
Мин язларны кыштан эзләп йөрим,
Соңлап кайтасың син һәр көзгә.
Нигә сиңа язлар соңга калып килә,
Көзләр миңа җитә иртәләп?
Әллә инде безнең юлыбызны шулай
Язмыш үзе куйган киртәләп?!
Быел исә син бик ашыккансың,
Ә мин соңлап килдем бирегә…
Очрашканга кадәр юлларыбыз
Аймылышкан бугай гомергә.
Нигә сиңа язлар соңга калып килә,
Көзләр миңа җитә иртәләп?
Әллә инде безнең юлыбызны шулай
Язмыш үзе куйган киртәләп?!