Зәйтүнгөл (икенче вариант)

/«Зәйтүнгөл» спектакленнән/

Таң нурларын күз яшенә манчып
Озатып калганнарым еракта.
Көтә белсәң, җиңеп кайтырмын, дип
Әйтеп киткән сүзең колакта.

Бер үк сукмаклардан йөргәнбез,
Бер үк чишмәнең суын эчкәнбез.
Авыл очындагы куш каеннар,
Бер кояшка карап үскәнбез.

Ничек яшәр идек бу дөньяда,
Әгәр икәү бергә булмасак.
Бәхет кошы читләп үтәр иде,
Бер-беребез өчен тумасак.

Бәхет тә бит җырчы кошка охшаш,
Аның да бар ике канаты.
Бер канаты аның — чын мәхәббәт,
Икенчесе — сайрар бакчасы.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »