Нигә моңлы тавышың, дип,
Сандугачтан сорадым;
Ул сайрады, мин моңайдым, —
Килде җыласыларым.
Сулар үргә акмый,
Яшьлек кире кайтмый, —
Уздырмыйк ла гомерләрне заяга.
Кошка охшасым килә лә,
Коштай очасым килә…
Тал-чыбыктай билләреңнән
Кысып кочасым килә.
Сулар үргә акмый,
Яшьлек кире кайтмый, —
Уздырмыйк ла гомерләрне заяга.
Сөрмәле күзләр икән лә,
Сөйгәне үзгә микән?
Өзелә бәгърем, өзелә,
Ни хәлләр түзим икән?!
Сулар үргә акмый,
Яшьлек кире кайтмый, —
Уздырмыйк ла гомерләрне заяга.
Добавлено tatassr в СБ, 21/12/2024 - 21:35
«
»
