Тирбәлә суда көймә

Яр буйлап барган көйгә
Тирбәлә суда көймә.
Көймә килә, көймә килә,
Җырлыйлар моңлы көйгә.

Куллар билләргә шуа:
Көймә тын кала шунда;
Талган кош канатларыдай
Ишкәкләр төшә суга…

Ишкәк ишкәнне көтә,
Көймә агымга китә.
Рәхәт минутлар бик кыска, —
Сизелми дә төн үтә.

Иделдә барган көйгә
Тирбәлә суда көймә.
Таңнар ата, айлар бата…
Төн кыска икән нигә?!

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Тирбәлә суда көймә»
Ноты для песни «Тирбәлә суда көймә»
Ноты для песни «Тирбәлә суда көймә»
Голосов пока нет
« »