Туган илем (өченче вариант)

Категория: көе сүзләре

Тирән дә син, киң дә, әй чал Идел,
Күз җитмәслек ерак ярларың;
Анда элек даулар, яулар иде,
Ил елатты түрә-ханнарың…
Башка инде безнең заман,
Балкый ярда азат, шат Казан.
Идел, Идел, туклык елгасы,
Зур туганлык, дуслык елгасы.
Идел суы — уртак суө ашша
Казан Мәскәү белән тоташа.

Болытларга очам хыялларда;
Күңел бит ул очар кош сыман.
Буровойлар күр(е)нә еракларда:
Офыкларны сарган ак томан.
Хыял көче илтми кайларга,
Ракеталар оча айларга.
Канат биреп безне күтәрә
Партиябез биек күкләргә!
Туган илем гаҗәп юл аша
Планеталар белән тоташа.

Күтәреләм Ослан тауларына —
Көзге булып балкый Иделем;
Шул көзгедә минем алларымда
Күренгәндәй була киң илем.
Республикам — туган җирем син,
Биләвем син, бишегем минем син;
Туган йорты эшчән татарның,
Бер улы син газиз Ватанның.
Ильич юлы — бөек юл аша
Бар халыклар бергә туплаша.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Туган илем»
Ноты для песни «Туган илем»
Ноты для песни «Туган илем»
Ноты для песни «Туган илем»
Ноты для песни «Туган илем»
Ноты для песни «Туган илем»
Ноты для песни «Туган илем»
Ноты для песни «Туган илем»
Ноты для песни «Туган илем»
Ноты для песни «Туган илем»
Ноты для песни «Туган илем»
Ноты для песни «Туган илем»
Ноты для песни «Туган илем»
Ноты для песни «Туган илем»
Ноты для песни «Туган илем»
Ноты для песни «Туган илем»
Ноты для песни «Туган илем»
Голосов пока нет
« »