Җилфер-җилфер җилләр исә
Безнең туган якларда.
Сагыну утларында янам
Сез булмаган чакларда.
Уйнап, көлеп күңел ача
Безнең авыл яшьләре.
Эштә уңган, җырда булган,
Бигрәк матур үзләре.
Әле дә булса күз алдымда
Басулары-кырлары.
Еракларга киң таралган
Безнең халык җырлары.
Зәңгәр күктән очкан кошлар
Канатлары талмасын.
Яшьли сөю хисләребез
Үкенечкә калмасын.
Добавлено tatassr в ВС, 22/12/2024 - 13:23
«
»
