Ашкынам мин туган ягыма

Ничә айлар, ничә еллар
Акшынам туган илгә.
Белмим, нигә язмышларым
Кайтармый туган җиргә.

Кайтсам иде үз ягыма
Алсу таңнар атканда.
Кошлар моңын тыңлар идем
Тугай буйлап кайтканда.

Ялан-аяк йөрер идем
Чирәмгә чык төшкәндә.
Йөрәкләрем янмас иде
Салкын суын эчкәндә.

Кошлар да бит җылы яктан
Әйләнеп кире кайта.
Кошлар булып, канат кагып
Кайтыйк без туган якка.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Ашкынам мин туган ягыма»
Голосов пока нет
« »