Яшьлегемнең таңнары

Сандугачларны уята
Яшьлегемнең таңнары.
Сүнгән утларны яндыра
Тальян гармун моңнары.

Хыялларым канатланып
Яшьлеккә алып китә.
Әкрен генә, сиздермичә
Яшь гомеркәйләр үтә.

Алсу таңнарны аттыра
Сандугачкаем сайрап.
Канатларыңны талдырма
Кунар талыңны сайлап.

Хыялларым канатланып
Яшьлеккә алып китә.
Әкрен генә, сиздермичә
Яшь гомеркәйләр үтә.

Биек тауларның башында
Каеннар яфраксыз.
Бу дөньяда кошлар гына
Кайгысыз, хәсрәтсез.

Хыялларым канатланып
Яшьлеккә алып китә.
Әкрен генә, сиздермичә
Яшь гомеркәйләр үтә.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Яшьлегемнең таңнары»
Голосов пока нет
« »