Зөһрә кыз

Категория: көе сүзләре

Төнбоеклы төнге күлдә
Сары көймә —
Ай йөзә…
Ул көймәдә Зөһрә гүзәл —
Бигрәк нурлы, һай, йөзе!

Иңсәсендә көянтәсе,
Көянтәдә — чиләкләр.
Зөһрә кызның күңелендә
Нинди уйлар, теләкләр?

Төн. Күл. Көймә.
Тынып калган
Көндезге шау, чыр-чулар…
Зөһрә гүзәл, суга карап,
Салмак кына җыр суза:

— Ай-көймәмдә төндә йөзәм —
Серләрен күл ачмасмы?
Йөрәктәге сагышларны
Төнге сулар басмасмы?..

Голосов пока нет
« »