Күңелемдә ике яз

Категория: көе сүзләре

Бу көннәрне якты дию генә,
Алтын дию генә аз мәллә?!
Нәрсә булды безгә?
Нәрсә булды көзгә?
Тирә-юньдә яшел яз мәллә?

Бу күңелдә нинди шатлык хисе,
Каян килә җылы май нуры?!
Нәрсә булды безгә?
Нәрсә булды көзгә?
Җанга ява ләйсән яңгыры.

Бу гөлләр, күр, соңгы гөлләрмени? —
Күпме матур төсләр, күпме наз!
Нәрсә булды безгә?
Нәрсә булды көзгә?
Җанга ява ләйсән яңгыры.

Бу гөлләр, күр, соңгы гөлләрмени? —
Күпме матур төсләр, күпме наз!
Нәрсә булды безгә?
Нәрсә булды көзгә?
Килде җиргә быел ике яз!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.7 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »